21-24 сентябрьдә Казан Kazan Digital Week-2020 халыкара форумын кабул итәчәк. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин киң колачлы виртуаль форумның ничек узуы турында сөйләде.
Чарада шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, «Ак Барс Цифрлы технологияләр» генераль директоры Рафаэль Вәлиев, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Арсен Савва һәм InnoSTage компаниясе генераль директоры Айдар Гузаиров катнашты, ул видеоэлемтә буенча журналистлар белән аралашты.
Дүрт көн дәвамында Россиянең һәм дөньяның югары технологияләр өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлары онлайн-мәйданчыкта ИТ-технологияләр үсешенең иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак. Форум кысаларында панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, техник турлар, нетворкинг-клуб узачак.
"Сентябрьдә безнең Республика интеллектуаль транспорт системалары буенча беренче Үзәк-Көнчыгыш конгресска әзерләнде, әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте, һәм чираттагы чараны 2022 елга күчерде. Әмма оештыручылар тарафыннан ел дәвамында алып барылган зур әзерлек эшләрен исәпкә алып, Kazan Digital Week форумын үткәрү турында Карар кабул ителде. Бу карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Форумда 30 чит илдән 263 спикер чыгыш ясаячак, 37 тематик секция оештырылачак. Безнең бурыч-актуаль цифрлы карарлар, алымнар һәм юнәлешләр булдыру", - дип билгеләде Айрат Хәйруллин.
Айрат Хәйруллин шулай ук форумның онлайн-форматы аудиторияне киңәйтергә һәм катнашучылар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады. Форумда Сингапур, Япония, Германия, Бельгия, Бөекбритания, Израиль, Казахстан һәм башка илләрдән «санлы» экспертлар катнашыр дип көтелә.
Форум эше биш төп тематик юнәлеш тирәсендә төзеләчәк:
Бу темалар очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә шушы өлкәләрдәге технологияләр бүген алдагы үсеш өчен иң перспективалы дип санарга мөмкин.
Моннан тыш, форум узган көннәрдә DIGITAL SUPERHERO марафонының финал онлайн-хакатоны узачак. Ярышка гаризалар кабул итү кичә тәмамланды. Онлайн-хакатонга республикабыз халкы гына түгел, ә башка шәһәрләр: Санкт-Петербург, Мәскәү, Владикавказ, Нальчик, Новосибирск, Самара һ.б. халык та кызыксынды.
Форумга кушылу өчен сайтта бушлай теркәлү узарга кирәк - kazandigitalweek.com. Шунда ук форумның җентекле программасы белән танышырга мөмкин.