Бүген Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы старт ала

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Бүген Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы старт ала, ул бер виртуаль мәйданчыкта 263 спикер һәм 30 илдән 6 меңнән артык катнашучыны җыячак. Форумны ачу тантанасы 11:00 сәгатьтә «Цифрлы трансформация. Чакырулар һәм перспективалар» пленар утырышыннан башлана. Теркәлү узарга һәм чарага кушылырга түбәндәге сайтта мөмкин - https://kazandigitalweek.com/.

Форум спикерлары арасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Дмитрий Чернышенко һәм Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, РФ Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова, «Сколково» фонды рәисе Аркадий Дворкович, "Huawei" компаниясенең Евразия регионындагы Президенты Эйден У һәм башкалар көтелә.

Дүрт көн дәвамында Россиянең һәм дөньяның югары технологияләр өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлары онлайн-мәйданчыкта ИТ-технологияләр үсешенең иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак. Форум кысаларында панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, техник турлар, нетворкинг-клуб узачак. Форумның тулы программасы сайтта урнаштырылган.

Форум эше биш төп юнәлеш буенча төзеләчәк: интеллектуаль транспорт системалары, ситуацион үзәкләр, яңа вакытның киберкуркынычсызлыгы, финтех экосистемасы, бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр. Бүген нәкъ менә шушы өлкәләрдә технологияләр алга таба үсеш өчен иң перспективалы дип санарга мөмкин.

Моннан тыш, форум узган көннәрдә DIGITAL SUPERHERO марафонының финал онлайн-хакатоны узачак. Хакатонда безнең республикада яшәүчеләр генә түгел, ә башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә катнашты: Санкт-Петербург, Мәскәү, Владикавказ, Нальчик, Новосибирск, Самара һәм башкалар.

Kazan Digital Week-2020 форумы Россия Федерациясе һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдәме белән үткәрелә. Чараның генераль партнеры - Huawei компаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International