RIGF 2021 форумында интернет белән идарә итүнең яңа технологияләре турында фикер алышачаклар

2021 елның 16 марты, сишәмбе

RIGF (Russian Internet Governance Forum) интернет белән идарә итү буенча XI Россия форумына теркәлү дәвам итә. Чара 7-9 апрельдә онлайн-форматта узачак. Сайтта теркәлгәннән соң, форумда бушлай катнашырга мөмкин: https://rigf.ru/.

Форумның төп темалары булып мәгълүмати куркынычсызлык, интернетта ышаныч, социаль челтәрләрне җайга салу, мәгълүматлар суверенитеты, ясалма интеллект куллану һ. б. мәсьәләләр торачак.

Форумның өч көнлек программасында – 7 эш секциясе: "Интернет белән идарә итү", "Мәгълүматлар суверенитеты", "Интернет-мифлар һәм чынбарлык", "Цифрлы платформалар: уен кагыйдәләре", "Тәэмин итү чылбырларында ышаныч системасын төзү", "Яңа технологияләр. Ясалма интеллект һәм этика" һәм "Интернет-платформалар белән кулланучылар килешүләре: Россия кулланучыларының хокукларын һәм дәүләт мәнфәгатьләрен ничек якларга".

Форумда спикерлар булып DiploFoundation башкарма директоры Йован Корбалия, .RU/.РФ доменнарының Координацион үзәге директоры Андрей Воробьев, Cyber Law International компаниясе җитәкчесе Лиис Вихул (Эстония), «Касперский лабораториясе» әйдәүче эксперты Сергей Голованов һ. б. чыгыш ясаячак.

Чара программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин –  https://rigf.ru/prog/.  

Моннан тыш, чара алдыннан, 6 апрельдә, Интернет белән идарә итү буенча беренче яшьләр форумы – Youth RIGF узачак. Анда бакалавриат һәм магистратура студентлары, аспирантлар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм 30 яшькә кадәр булган ИТ өлкәсе кемгә кызыклы булган кешеләр катнаша ала. Форумга монда теркәлергә мөмкин: http://youth.rigf.ru/

Youth RIGF эше 4 секция буенча төзеләчәк:

  • виртуаль чынбарлык (түгел)
  • Цифрлы икътисад: утопия яки антиутопия?
  • Минем шәхси мәгълүматлар: алар чынлыкта кем?
  • 2020 - Тикток елы: хайп яки яшьләр өчен төп мәйданчыкмы?

Форумның оештыручысы - .RU/.РФ доменнарының Координацион үзәге. Чара Россиянең Финанслар министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Форумның партнерлары арасында - Kaspersky Lab, ТЦИ (Интернет Техник үзәге) һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International