Kazan Digital Week-2021 форумы катнаш форматта узачак

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

21-24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумын кабул итәчәк. Чара катнаш форматта (офлайн + онлайн) узачак.

Форум Россия Хөкүмәте химаясе астында үткәрелә. Ул берничә йөз әйдәп баручы экспертны җыячак, алар бер мәйданчыкта Югары технологияләр өлкәсен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Хәзерге вакытта KDW–2021нең 9 тематик юнәлеше билгеләнде инде:

  • «Интеллектуаль транспорт системалары»;
  • «Ситуацион үзәкләр»;
  • «4.0Цифрлы индустриясе»;
  • «Финтех экосистемасы»;
  • «Киберкуркынычсызлык»;
  • «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»;
  • «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»
  • «Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»;
  • «Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр».

Моннан тыш, KDW-2021 алдыннан Digital Superhero хакатоннары сериясен уздыру планлаштырыла, аларның беренчесе яз көне башланачак.

Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week республикада беренче тапкыр 2020 елның көзендә онлайн-форматта узды. Ул вакытта форумда 74 илдән 28 мең кеше катнашты. 46 секциядә, панель дискуссияләрдә, мастер-классларда, түгәрәк өстәлләрдә һәм 14 техник визитта 345 спикер чыгыш ясады. Күргәзмә 111 компаниянең виртуаль стендларын берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International