ITSF–2021 цифрлы конференциясе бер мәйданчыкта 100 дән артык ИТ-экспертны җыячак

2021 елның 25 мае, сишәмбе

24-25 июньдә Казанда ел саен үткәрелә торган XIV ITSF–2021 санлы форумы узачак, анда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 100 дән артык әйдәп баручы эксперт катнашачак. Конференцияне ICL компаниясе төркеме оештыра. Быел чара компаниянең 30 еллыгын бәйрәм итү эгидасы астында узачак.

Форумда катнашу өчен цифрлы трансформация өчен җавап бирүче белгечләр, ИТ-технологияләр исәбенә компанияләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук мәгълүмати куркынычсызлык хезмәтләре базарының төп уенчылары чакырыла. Форумга хәзер үк түбәндәге сайтта теркәлергә мөмкин – https://itsecurityforum.ru/

Форумның төп темалары: пленар утырыш, дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр: «Цифрлы икътисад», «Инсоринг һәм аутсорсинг», «Киберкуркынычсызлык», «Импортны алыштыру», «Акыллы предприятие стратегиясе» һ. б. булачак.

Чараның хедлайнерлары булачак:

  • Артур Хачуян, зур мәгълүматларны эшкәртү буенча танылган Россия белгече, Social Data Hubка нигез салучы;
  • Данила Медведев, Россия футурологы, сәясәтче, Россия трансгуманистик хәрәкәтенә нигез салучы;
  • Владимир Маринович, бизнес-ангел, финанс консультанты, бизнесның цифрлы трансформациясе һәм нәтиҗәле командалар булдыру буенча эксперт.
  • Алексей Лукацкий, бәйсез эксперт һәм мәгълүмати куркынычсызлык буенча бизнес-консультант.

Форумда шулай ук «Ростелеком» ГАҖ, «МТС–Банк» ҖАҖ, «Ак Барс Цифрлы технологияләр» ҖАҖ, РФ Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты вәкилләре катнашачак

Моннан тыш, форумда ICL компанияләре төркеменең төп вендорлары һәм партнерлары ИТ-чишелешләре күргәзмәсе эшләячәк, анда цифрлы технологияләр өлкәсендә дөнья һәм илебез җитештерүчеләренең алдынгы чишелешләре тәкъдим ителәчәк.

ITSF-2021 Kazan Palace by Tasigo мәйданчыгында узачак. Конференция артыннан форум сайтында реаль вакыт режимында күзәтеп торырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International