«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең» ФДУП филиалы- «Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыручы үзәге» Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы предприятиеләре арасында 2006-2010 елларда ресурсларны файдалы куллану программасын тормышка ашыру смотр-конкурсында җиңүче булды. Бу предприятие быел энергия саклау чараларына 93,7 млн сум акча тоткан, бу елына 7,4 млн сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда республика предприятиеләренең “Ренова” компанияләр төркеме һәм “Сколково” инновацион үзәге белән ике якка да файдалы хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы спутниклар ярдәмендә навигацияләүче ГЛОНАСС системасын кертү буенча алдынгыларның берсе. Бу фикерне бүген Россия Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Иванов Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында әйтте.
БүгенФинляндия Президенты Тарья Халонен Казанда югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркында булды. Визит барышында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Татарстанда яшәүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар түләгәндә “электрон хөкүмәт”нең инфоматларын актив файдаланалар. Бүгенгә бу иң кирәкле хезмәт күрсәтү булып тора. Мәсәлән, октябрь аенда ЮХИДИга түләнгән штрафларның һәр унысы- барлыгы 12 миллион сумнан артык- инфоматлар аркылы килгән.
Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстанда гамәлгә керүче электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге проектларга уңай бәя бирде. Алар белән РФ Президенты бүген Яр Чаллы шәһәренә эш визиты белән килгәч танышты. Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
"Сочи-2010" халыкара инвестицион форумында РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Татарстан стендын карады. Стенд янында Федераль Хөкүмәт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан төбәкләренең бер өлешендә “Электрон мәгариф” проектын гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә бара. 2011 ел азагына бу системаны республиканың барлык төбәгендәге белем йортларында эшләтеп җибәрү бурычы куела. Әлеге системаның өстенлеге һәм перспективалары хакында бүген республика укытучыларының август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров сөйләде.