Хөрмәтле кунаклар, без Россиянең танылган астрономы Владимир Сурдинның ачык лекциясе Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узуы турында хәбәр итәргә шатбыз.
ИТ-парк Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык лекцияләр сериясен дәвам итә. Яңа кунак - танылган Россия астрономы, «Неземной подкаст» блогы авторы, фәнне популярлаштыручы Владимир Сурдин.
Владимир Георгиевичның ИТ-парктагы чыгышы темасы "Күккә карагыз. Космос куркынычмы?".
Җир ялгыз түгел. Космос бушлык түгел, ә күп кенә кызыклы һәм куркыныч объектлар һәм күренешләр ул. Җиргә нәрсә куркыныч тудыра һәм ул кайчан булырга мөмкин? Лекциядә белербез һәм котылгысыз яки ихтимал янаулар турында сөйләшербез.
Владимир Сурдин - физика-математика фәннәре кандидаты, доцент, астрономия һәм астрофизика буенча берничә дистә фәнни-популяр китаплар, шулай ук күп кенә фәнни-популяр мәкаләләр, очерклар һәм интервьюлар авторы һәм мөхәррире. Фәнни-популяр мәкаләләр циклы өчен Беляев премиясенә лаек. Сурдин киң аудиториягә «Неземной подкаст» видеоблогы авторы буларак билгеле, анда ул кызыклы тел белән аудитория өчен космосны яңа яклардан ача. Аның блогында Россиянең танылган галимнәре һәм фәнне популярлаштыручылар кунак була.
Лекциягә керү теркәлү буенча ирекле:
https://afisha.timepad.ru/event/2431601?utm_source=sitekit&utm_medium=online&utm_campaign=surdin
Үткәрү вакыты: 23 май, 18: 30 сәгатьтә.
Технопаркка взитлар «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумын уздыру көннәрендә халыкара элемтәләрне җайга салу һәм уртак стартапларны үстерү буенча хезмәттәшлек максатыннан узды.
22 майда «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк Бизнес-инкубаторына 102 яңа резидент сайлап алачак. Инкубаторга кушылган стартаплар үсеш, Россия һәм халыкара базарларга чыгу өчен комплекслы ярдәм белән тәэмин ителәчәкләр.
18 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023»ХIV халыкара икътисади форумы ачылды.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы майның соңгы декадасында Яр Чаллы шәһәрендәге РТРС радиотелеүзәгендә планлы техник эшләр үткәрелүе турында хәбәр итә.
Бүген Казанда рәсми рәвештә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумы эшли башлады. ИТ-парк форумда аерым стартап-зона тәкъдим итте, шулай ук чит ил кунаклары катнашында ИХО илләренә инновацион стартап чишелешләрен гамәлгә кертү буенча түгәрәк өстәлнең оештыручысы булды.
"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен Экспорт форсажы" экспорт акселерациясе программасын башлап җибәрә.
"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалау үткәрү турында хәбәр итә.
Автошәһәрнең 63 нче һәм 69 нчы комплексларында яшәүче 2 меңнән артык кеше 100 Мбит/с тизлектәге мобиль интернет белән тәэмин ителгән. "МегаФон" компаниясе актив төзелә торган микрорайоннар янында Габдрахман Әпсәләмов проспектында LTE база станциясен эшләтеп җибәрде.
Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода килде. Визитның төп максаты - «Россия-Ислам дөньясы. KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумында катнашу.