Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты максатларыннан «Цифрлы ликбез» агарту-белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлмәт муниципаль районының балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре» һәм «Имин сатып алулар» темаларына багышланган дәрес узды.
Дәресне интерактив формада Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Вәгыйз Саттаров үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, проект укучыларга интернетта үзләрен куркынычсыз тотарга, шулай ук интерактив форматта цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Яшь буында мондый күнекмәләрне формалаштыру Россиядә цифрлы иминлекне тәэмин итүгә һәм квалификацияле ИТ-кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты бурычларына туры килә.