«Летай» җәйге сезон алдыннан LTE-челтәрен киңәйтә

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Җәй башлануга «Летай» операторы LTE үткәрү полосаларын 10 база станциясендә (БС) киңәйтә. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш һәм Тәтеш районнарында яшәүчеләр өчен мәгълүмат тапшыру тизлеге ике тапкыр һәм аннан да күбрәк артты.

Техник эшләрнең географиясе бөтен республиканы диярлек үз эченә ала: май аенда Татарстанның 17 торак пунктында 19 БС төзелгән һәм модернизацияләнгән. Дачаларда ял итүчеләр өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә каникулларда уңайлырак була.

Мәсәлән, мәйданчык төзелеше нәтиҗәсендә Биектау районы үзәгендә мобиль интернет тизләтелде. Ә ел саен бер сезонда 800гә якын баланы кабул иткән Лениногорск районындагы «Ландыш» лагере территориясендә GSM стандарты буенча элемтә эшли башлады. Июньнең беренче декадасында анда 8 мең минут тавыш трафигы җыелган.

Республика башкаласында Петровский торак массивында икенче БС төзелә, анда май ахырыннан пакет трафигы 15% ка арткан. Казанда тагын бер яңа мәйданчык «Берег» торак комплексын, «Истанбул» скверын һәм «Казан» гаилә үзәген каплый. Күп фатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләрдән тыш, ачык иьтимагый киңлекләрдә ял итүче шәһәр халкы өчен элемтә сыйфаты артты.

БСен тулыландыру минзәләлеләр, чистайлылар, мөслимлеләр һәм актанышлылар өчен дә сигналны яхшыртты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International