Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты максатларыннан «Цифрлы ликбез» агарту-белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлмәт муниципаль районының балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре» һәм «Имин сатып алулар» темаларына багышланган дәрес узды.
Дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары Рөстәм Арсланов үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, проект укучыларга интернетта үзләрен куркынычсыз тотарга, шулай ук интерактив форматта цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.