ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2025 ел
чәршәмбе

12 августта Казанның «Көнчыгыш» балалар лагеренда «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында оештырылган  «Цифрлы көн» ачык дәресе узды. ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов 7-17 яшьлек балалар өчен дәрес үткәрде, алар белән мәгълүмати технологияләрнең һәм ясалма акылның хәзерге җәмгыятькә тәэсире турында фикер алыштылар.


12
август, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 18-19 августында Казан шәһәрендә төзелештә, шәһәрне планлаштыруда һәм мәдәни мохиттә цифрлы трансформациянең актуаль мәсьәләләренә багышланган «РЕБУС» өченче халыкара форумы узачак. Төп игътибар цифрлы технологияләрне һәм ясалма акылны гамәлгә кертүгә, шулай ук шәһәр төзелешен планлаштыруның цифрлы форматына күчүнең оештыру һәм хокукый мәсьәләләрен хәл итүгә биреләчәк.


11
август, 2025 ел
дүшәмбе

Сайлап алуда катнашучы сайлап алуны уздыру турында белдерүдә күрсәтелгән срокларда «Электрон бюджет» системасы веб-интерфейсының тиешле экран формаларын тутыру юлы белән электрон рәвештә гариза төзи һәм бирә.


4
август, 2025 ел
дүшәмбе

Россиядә цифрлы сервисларның популярлыгы бик тиз үсә: биометрияне кулланучылар саны 4 тапкырга артты һәм 7 миллионга җитте! Бу гражданнар бердәм биометрик системада мөстәкыйль рәвештә теркәлү узган, бу заманча технологияләргә ышанычның үсүен һәм аларның илебез халкы өчен уңайлылыгын күрсәтә.

Россия укучылары информатика буенча 37 нче Халыкара олимпиадада (IOI-2025) дүрт медаль яуладылар, ул Боливиядә узырылды. Призерлар арасында - Казанның 2 нче лицей-интернатыннан Гыймран Абдуллин, «Татарстан Республикасының Ел укучысы-2025» дигән мактаулы исемгә ия.


31
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

29 июльдә Казан Казан милли тикшеренү техник университеты — КАИ базасында 2025 елга федераль бюджет хисабына чараларны финанслау мәсьәләләре буенча 15 нче ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы узды. Игътибар үзәгендә - Татарстан Республикасының технологик лидерлык илкүләм проектларында катнашуы: «Космос» НПТЛ һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты.

Россиянең 79 төбәгеннән 400дән артык катнашучы 15 һөнәри компетенциядә ярышты, биш көн эчендә 500дән артык конкурс биремен үтәделәр. Иң популяр компетенция «БПЛА операторы» булды — 50 дән артык сугышчы нәкъ менә аны сайлады. 

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Статс-секретарь - Оборона министрлыгы урыбасары Анна Цивилева катнашты.


25
июль, 2025 ел
җомга

Бәйге Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан «Татмедиа» Аентлыгы белән берлектә үткәрелә. Иң яхшы проектлар авторлары идеяләрен гамәлгә ашыруга финанс ярдәм алачак.


24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

23 июльдә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының «ИТ-га бару: тармак өчен квалификацияле белгечләрне кайдан табарга» дигән темага түгәрәк өстәл булды. Экспертлар Татарстанның тиз үсә торган ИТ-өлкәдә кадрлар җитмәү мәсьәләләре турында фикер алышу өчен очраштылар.


23
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген һәм иртәгә Казан телеүзәгендә ел саен ткүрелә торган профилактик эшләр 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр үткәрелә. Анда беренче мәртәбә илебездә җитештерелгән «Алмаз-Антей» тапшыргычын урнаштырачаклар, цифрлаштыруда импортны алыштыруны дәвам итәләр. Мондый модернизация телетапшыруларның ышанычлылыгын һәм тотрыклылыгын яхшыртуга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International