МТС һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Кайбыч районында язгы ташуны мониторинглауның акыллы системасын эшләтеп җибәрде.
Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, быел кыш кар нормадан югарырак яуган һәм көчле язгы ташу ихтималы зур.
Пилот мәйданчыгы Федоровское авылы булачак. Нәкъ менә монда, Бәрле елгасы ташып, инде берничә тапкыр йортларны һәм кишәрлекләрне су баскан. Елгада югары технологияле датчиклар белән дүрт үлчәү модуле урнаштырылган. Алар һәр 10 минут саен су биеклеген, җил юнәлешен, атмосфера басымын, һава һәм туфрак температурасын, яуган явым-төшем күләмен үлчиләр. Ясалма фәһем бу мәгълүматларны эшкәртә һәм фараз төзи. Су куркыныч билгегә якынлашу белән система кисәтү бирә.
"Пилот проекты нәтиҗәләре буенча республика халкының иминлеген тәэмин итү өчен Татарстан территориясендәге башка потенциаль куркыныч су басу зоналарына җәелдерелергә мөмкин", — дип сөйләде Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов.
"Мониторинг системалары эре сәнәгать үзәкләрендә һаваның чисталыгын контрольдә тотарга, Россиянең кайбер төбәкләрендәге су басу вәзгыятен һәм елгалардагы су сыйфатын күзәтергә ярдәм итә. Ышанам ки, безнең карар республика оператив хезмәтләренең ышанычлы цифрлы коралы булачак, һәм мониторингны автоматлаштыру татарстанлыларны яклау чараларын вакытында күрергә һәм язгы ташу нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк», — дип аңлатты Татарстандагы МТС директоры Марат Кабанов.
Карар «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына җавап бирә һәм әйләнә-тирә мохитне тискәре йогынтыдан саклауга юнәлдерелгән.