«ТР Дәүләт хезмәтләре» чат-ботында «Татарстанда яшәүче Макс сервислары» бар, 9 ай эчендә аларны 200 меңнән артык кулланганнар. Бу вакыт эчендә татарстанлылар аның аша төрле түләүләр һәм хезмәтләр өчен 45 млн сум түләгәннәр.
Дистәләгән кушымталар һәм сайтлар урынына бөтен кирәкле хезмәтләр бер урында җыелган. «Макс» та берничә минут эчендә табибка язылырга, салымнар, интернет яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, штрафлар турында белергә яки бушлай Wi-Fi табарга мөмкин. Сервис гади: хезмәтне сайлысыз да мәсьәләне шундук хәл итәсез.
Инде 35 меңнән артык кеше Дәүләт хезмәтләре профиле аша авторизацияләнгән. Сервиска керүләрнең гомуми саны - 200 меңнән артык.
Иң күбе кулланучылар табибка кабул итүгә язылгуны кулланганнар -22,8 мең тапкырдан артык. Торак-коммунальхезмәтләр өчен түләү - икенче урында: татарстанлылар 34,8 миллион сумлык 5,8 мең транзакция үткәргән.
Башка популяр мөмкинлекләр:
Шулай ук бот аша социаль ипотека өчен түләүләр уздырырга, медицина документларын алырга, транспорт картасын тулыландырырга, төрле ведомстволарга кабул итүгә язылырга мөмкин.
Сылтама буенча күчегез һәм үзегез сынап карагыз, җиңелрәк булачак.