Иннополис Университетында укучыларга квантлы программалаштыру нәрсә ул һәм ни өчен бу фән - киләчәк фәне икәне турында сөйләделәр.
Чара «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
100 гә якын укучы квантлы программалаштыру — квант компьютерлары өчен алгоритмнар һәм программа тәэминатын эшләүнигеләре турында беделәр. Бу исәпләгечләр яңа дарулар булдырырга һәм ясалма фәһем системаларын үстерергә ярдәм итә. Балаларга квант компьютерларының ничек эшләвен һәм квантлы программалаштыру белән шөгыльләнергә карар кылучыларны нинди һөнәрләр көтүен аңлаттылар.
Яшүсмерләр өчен дәресне «СП "Квант"» компаниясе хезмәткәрләре Анна Сорокина һәм Марина Максименкова үткәрде. Яңа белемнәрне шунда ук куллану өчен, укучылар уен тренажерларында эшләп карадылар. Балалар квант компьютерының ничек төзелгәнлеген тикшерделәр һәм квант исәпләүләрен читтән торып эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирә торган болытлы платформа турында белделәр.
.png)
«Дөнья төзелешенең квант принципларына чумуны мәктәптән башларга кирәк: безнең балалар квант ысулын үзләштергән саен, алардан уңышлырак квант программистлары үсеп чыгачак», — дип сөйләде «Росатом» корпорациясенең квант технологияләре буенча директоры Екатерина Солнцева.
«Цифрлы дәрес» — ИТ өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты. Ул яшүсмерләргә файдалы цифрлы күнекмәләр алырга һәм ИТ-һөнәрләр белән танышырга ярдәм итә. Оештыручылар - Россия Цифрлы үсеш министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» АКБО Россиянең эре ИТ-компанияләре һәм Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы белән партнерлыкта.