Киләчәк өчен тавыш бирү: татарстанлылар 2027 елда ук кайсы ишегаллары һәм урамнар үзгәрәчәген хәл итә алалар

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

21 апрельдә Россиядә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирү башланды. Ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Безнең һәркайсыбыз ишегалды, яраткан сквер яисә яр буен төзекләндерү өчен тавыш бирә ала. Иң күп тавыш җыйган проектлар 2027 елда ук гамәлгә ашырылачак. Акчалар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында бүлеп биреләчәк.

Программа ярдәмендә Татарстанда бөтен гаилә белән ял итү өчен дистәләгән яңа урыннар барлыкка килде.

Ничек тавыш бирергә:

  • сайтта;
  • "Госуслуги. Решаем вместе" мобиль кушымтасы аша;
  • «Мәрхәмәтле Татарстан» дип язылган киемнәр кигән волонтерлар ярдәмендә.

Быел тавыш бирүдә бөтен республика буенча 178 иҗтимагый киңлек тәкъдим ителгән. Исемлеккә быел март аенда татарстанлылар үзләре тәкъдим иткән объектлар кертелгән.

Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша ала, бары тик бер объект өчен генә тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International