2025 елда Татарстан компанияләренә «Контур.Диадок» аша 43 миллионнан артык электрон документ тапшырдылар. Бу хакта Югары Иделнең «Контур» төбәк үзәге директоры Максим Пырьев ТР Цифрлы үсеш министрлыгында узган атналык киңәшмәдә сөйләде.
Хәзер «Контур» клиентлары арасында — эре мобиль операторлар, маркетплейслар, китерү сервислары һәм интернет-провайдерлар. Россия буенча компаниянең барлыгы 3 миллионга якын клиенты бар.
Компаниянең төп продуктлары һәм проектлары арасында:
- «Контур.Диадока»тан «Логистика». Бу кәгазьсез йөк ташуга күчү өчен төп сервис. Документ ташуның бөтен процессын теркәп бара һәм өч як: җибәрүче, ташучы һәм йөк алучы тарафыннан онлайн имзалана. Сервис бигрәк тә актуаль, чөнки 2026 елның 1 сентябреннән транспорт накладнойсының электрон форматы базарның барлык катнашучылары өчен мәҗбүри булачак.
- Ясалма фәһем технологияләре. «Контур» эшләнмәләре бухгалтерларга мәгълүматларны эшкәртергә, суд эшләрен анализларга һәм дипфейкларны — нейрочелтәрләр тарафыннан ясалган ялган аудио, видео яки фотоларны ачыкларга ярдәм итә.
- Контур Университет. Компания Екатеринбургта IT-белгечләр әзерләү өчен үз вузын ача. Уку йорты инде Рособрнадзор лицензиясен алды һәм бакалавриат һәм магистратура программалары буенча укытуны алып барачак.