ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт белән идарә итү һәм регионнар өчен бердәм ачыклык стандартлары булдыру сораулары Казан ИТ-паркында 19-20 сентябрь көннәрендә семинарда күтреләчәк. Семинар РФ Министры Михаил Абызов ярдәмендә оештырыла. Семинарны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемәт министры Роман Шәйхетдинов ачты.


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бу ялларда Казан ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга сайлау узачак. Беренче этапта 30 проект катнашачак. Проектларның уңышлылыгынэксперт комиссия билгеләячәк.

РФ Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы  РФ субъектларында федераль бюджеттан технопарк объектларын төзүгә субсидияләр алуга конкурс игълан итте. Әлеге конкурс “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарк төзүгә” комплекс программаны тормышка ашыруның өлеше булып тора.


16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 8нән 14нче сентябрьгә кадәр Иннополис Университетының Казан мәйданчыгында югары санау системасы һәм аның заманча биология һәм медицинага мәсьәләләренә кушымтасы Мәктәбе үтте. Мәктәпне оештыруда Физтех һәм КБГУ да катнашты. Партнерның көчле командасы чараны югары оештыруны тәэмин итте.

Казанда 16-17 сентябрь көннәрендә уза торган “Электрон мәктәп-2013” икенче халыкара конференциясе Россия, АКШ, Корея, Англия, Украина, Казакъстан белгечләрен җыйды. Җыен эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Intel корпорациясе вице-президенты Джон Е.Дейвис, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.


15
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе

Чыгыш ясарга һәм катнашырга Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясенең региональ үсеш министрлыгы, һәм дәүләт белән ачык идәрә итүне үстерүче пилот регионнар вәкилләре чакырылган.


13
сентябрь, 2013 ел
җомга

Бүген Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә «IT-чемпион» конкурсының икенче этабы җиңүчеләренә бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Конкурсның икенче этабы 25 майдан 1нче сентябрьгә кадәр барды.


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Иннополис университеты – IT өлкәсендә белгечләр әзерләүче булачак үзәк. Эффектив уку-укыту программасын кертү ИТ-университетка практик белгечләрне әзерләргә ярдәм итәчәк. Тулырак мәгълүматны сез бу җомга белә алачаксыз. Традицон Startup-утырышта Иннополис Университетының үсеш буенча директоры Дмитрий Болтянский булачак.


10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар оешмасы ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша мәдәни чараларга электрон билет сатуны оештыруда катнашырга билет агентлыкларыннан тәкъдимнәр ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International