Гаилә теркәү өчен гаризагә цифралы култамга белән Интернет аша кул куеп булачак

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда ай саен гражданлык актларын теркәүгә 90% гаризә электрон рәвештә бирелә. 2012 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 3,5 тапкыр үскән һәм 116 мең элекрон гаризә санына җитә. Бу турыда бүген гражданлык актлар теркәү идарәсе коллегиясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

“Бүгенге көндә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында гражданлык актларын теркәүгә гаризә бирү иң популяр хезмәтләренең берсе булып тора. 2013 елда 135 мең.гаризә Портал аша бирелгән, 54 мең дәүләт пошлинасы Портал аша түләнгән. – дип хәбәр итте ул. – Мисал өчен, Зәй районында гражданлык актын теркәүгә гаризалар 100% электрон рәвештә бирелә. 2014 елда гражданлык актларын теркәүгә гаризәләргә цифралары култамга куюны кертү планлаштырыла”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International