ТР Министрлар Кабинеты белән “Почта России” ФДУП арасында Татарстан территориясендә Росссия почтасы элемтәсен камилләштерү буенча документ имзаланачак. Килешүгә бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов кул куячак.
Документны имзалаштыру ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе кысаларында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашында булачак.
Документ Татарстан территориясендә “Халыкара Казан Аэропорты” территориясендә Казан почта логистик үзәге төзүне раслый. Логистик үсзәк төзүгә “Россия Почтасы” 2014-2015 елларда 2 млрд.сумлап акча исраф итәчәк.