29 гыйнварда ИТ-паркта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының коллегиясе узачак.
Коллегиядә РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров,”Россия Почтасы” оешмасының генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек министры Гадел Вафин катнашачак.
Коллегия 13 сәгать 30 минутта ИТ-паркта узачак.
ММЧ вәкилләре аккредитация өчен: тел. 264-73-34 яки gg@tatar.ru