Бүген ИТ-паркта Inspur компаниясенең вице-президенты Чи Чуанью булды.
Inspur - югары технологияләр өлкәсендә эре компания. Компаниянең Кытай территориясендә 10нан артык технопаркы бар.
Кунакны казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев каршы алды. Кунак традицион ИТ-парк презентациясе белән танышты, аннары конференц-зал, пресс-үзәктә булды. Чи Чуанью шулай ук электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу мөмкинлеген җиңеләйтүче Инфомат эшләү рәвеше белән танышты.
ИТ-паркта Чи Чуанью резидент-компанияләр – «БАРС Груп» һәм ICL-КПО ВС – эшчәнлеге белән танышты.
Аннары Inspur компаниясенең вице-президенты ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән очрашты. Министр Татарстандагы югары технологияләр үсеше турында сөйләде. Аннары “Иннополис” ААҖ турында оешманың генераль директоры Игорь Носов сөйләде.
Чи Чуанью Кытай да, Россия дә ИТ-сектор үсешенә мөһим игътибар биргәнен билгеде. Россиядә еш булуы, күптән түгел РФ Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров белән очрашуы турында хәбәр итте. “Без чыннан да Татарстан һәм аның башкаласы үсешеннән хуш калдык”, - диде Чи Чуанью.