ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясенең Хөкүмәтенең ситуацион үзәгендә Россиянең Коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров җитәкчелегендә мәгълүмати технологияләр сораулары буенча киңәшмә узды.Чарада ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Бәйгенең икенче этабы 25 майдан алып 1 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Күптән түгел җиңүчеләр исеме дә билгеле булды. Бу юлы 153 малай һәм кыз IT-чемпион булды. Шушы көннәрдә аларга лаеклы бүләкләре – iPad планшетлары тапшырыла.


9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

8 сентябрьдә Иннополис университетының Казандагы мәйдәнындаюгары санау системасын җитештерү һәм аларның биология һәм медицинагага кушымтасы буенча җәйге мәктәп ачылды. Чараның оештыручыларының берсе булып Мәскәү физика-техник институты чыкты.


7
сентябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк эшчәнлеге белән танышты. Алексей Улюкаев Казанга бер көнлек эш визиты белән килде. Көннең беренче яртысында ул Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән “КАМАЗ” ААҖдә булды (Чаллы), “Алабуга” МИЗ эшчәнлеге белән танышты, “А Плюс парк Алабуга” индустриаль паркын төзи башлау тантанасында катнашты. 


6
сентябрь, 2013 ел
җомга

Бүген II Халыкара “Геодезия һәм геомәгълүмати системалар сораулары” фәнни-практик конференция ачылды. Әлеге конференция “GEO-Казань: Геологоразведка. Геодезия. Картография” күргәзмәсе кысларында үткәрелде. Конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 70тән артык кеше катнашты. Конференциянең оештыручылары булып ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасы иде.

Бүген Казанда IT-паркында 104 абитуриентка 2013/2014 нче уку елында Казан федераль университеты каршындагы Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбендә (ИТИС) белем алу өчен грантлар тапшыру тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ИТИС югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьянов, IT-парк директоры Антон Грачев һәм абитуриенттан студентка әверелгән яшьләр катнашты.

Конкурсның II этабында аңа 21 мең укучы һәм 29 мең өлкәннәр кушылган. Республика буенча иң күп баллар җыючылар арасында Тукай районыннан 9нчы сыйныф укучы Закирова Алсу (3708 балл), Казан шәһәренең Совет районыннан 11 сыйныф укучысы Сәмигуллин Тимур (2948 балл) һәм Актаныш районыннан 9 сыйныф укучысы Нуртдинов Айрат (1554 балл).


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Конференциядә халыкара һәм ил күләмендәге хөкүмәт органнары, мәгариф учреждениеләре һәм бизнес кешеләре катнашачак. Дөньякүләм мәгариф трендлары турында  Intel коропорациясенең вице-президенты Джон Дэйвис (John E. Davies),мәгълүматлаштыру өлкәсе турында – Бөекбританиянең мәгариф департаментының мәгълүматлаштыру бүлегенең экс-җитәкчесе Дуг Браун Дуг Браун (Doug Brown), Кореядәге электрон китапларны кертү тәрҗибәсе турында профессор Сунгхо Квон (Dr. Sungho Kwon) сөйләячәкләр.


3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Җомга, 6 сентябрь, Казан ИТ-паркында (Петербург урамы, 52) тантаналы рәвештә мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбендә белем алучыларга грантлар тапшырылачак. Чарада Премьер-министр урынбасары – Тататарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм фән министрлыры Роман Шәйхетдинов, Казан (Идел буе) Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, мәгълүмати системалар һәм технологияләр  югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьәнов һәм ИТ-парк директоры Антон Грачев катнашачак.


2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга эш визиты кысаларында Казан федераль университетының. IT- лицеенда булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов озата йөрде. 

IT-лицей-интернат – 7-11 сыйныфта укучы сәләтле балалар өчен табигый фәннәрне (математика, физика, химия, биология, шулай ук информатиканы) тирәнтен өйрәнүле махсуслаштырылган мәктәп. Ул 2012 елның 1 сентябрендә Универсиада авылы территориясендә ачылган иде. Беренче елны 129 малай җыелды. Быел исә лицеистлар рәтенә тагын 68 укучы өстәлгән. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International