ААҖ “Иннополис” югары технологияләр өлкәсендә университет комплексына торак һәм спорт объектлары төзүгә конкурс игълан ите. Гаризәлләр 28 гыйнварга кадәр кабул ителә, билгеләү 31 гыйнварда билгеле булачак.
Контрактның башлангыч хакы – 1,75 млрд.сум. Вакыт буенча- эшләр киләсе елның ахырына кадәр эшләнеленгән булырга тиеш.
Алдан хәбәр ителгәнчә “Иннополис” университетның укыту-лаборатор корпусын төзүгә тендер игълан иткән иде. Җиңүче булып “ААҖ “Камгэсэнергострой” игълан ителде. Ул үз хезмәтен 2,069 млрд.сумга бәяләде. Эшләр 2014 елның 29 августына кадәр башкарылырга тиеш.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, беренче этапта бинаның мәйданы 23 мең кв.метр тәшъкил итә.
Иннополис- Казанның булачак шәһәр-спутнигы. Аның мәйданы – 2,2 мең.га. Шәһәр 155 мең кеше яшәүгә юнәлтелгән, шул исәптән 60 мең – IT-белгечләр.