РФ Хөкүмәте ИТ-өлкә үсеше планын бастырды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте беренче тапкыр “Мәгълүмати технологияләр өлкәсе үсеше” темасы буенча чаралар планын бастырды.

Әлеге документ Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрылы белән эшләнелеп, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан 2013 елның 30 декабрендә кул куелды.

Документтагы чаралар 2014-2018 елларга планлаштырылган.

Чаралар 6 бүлеккә тора: ИТ-инфраструктура үсеше, ИТ-белгечләр үстерү, ИТ өлкәсендә бизнес үстерү, ИТ-өлкә үсеше өчен мәгълүмати-аналатик база булдыру.

ИТ-инфраструктура үсеше

Инфраструктура турындагы бүлек технопарклар төзү турындагы тезислардан башлана. 2015 елның 2нче кварталына Россиядә ким дигәндә 11 техопарк, аларның мәйданы ким дигәндә 350 мең.кв.метр булырга тиеш. Технопаркларда 25 меңнән дә азрак кеше эшләмәячәк.

Аерым урынны “Иннополис университеты” алып тора.

ИТ-белгечләр әзерләү

Хөкүмәт илдә ИТ-белгечләр дефицит булуын аңлый. 2014-2018 елларда Россиядә 350 меңнән артык ИТ-белгеч әзерләнергә тиеш.

Аларның 150 меңнән дә ким булмаганы дәүләт мәгариф системасында бюджет нигезендә әзерләнергә тиеш: 125 меңнән югары уку йортларында һәм 25 меңнән махсус белем бирү уку йортларында.

ИТ-бизнес үстерү

Әлеге өлкәдә Хөкүмәт Россиягә чит ил ИТ-белгечләрен җәлеп итү өчен шартлар булдыру игътибар итә. ИТ-өлкә илдәге ВВП күрсәткечен 3 тапкыр арттырырга ярдәм итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International