Бүген Казанда почта элемтәсе бүлекләренең берсендә “2014 елгы XXII Кышкы олимпия уеннары. Олимпия уты эстафетасы” почта бланкына маркировка кую тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Татарстан почтасы» оешмасы директоры Регина Кузнецова, «Татарстан почтасы» оешмасы хезмәткәре Алексей Костин, Казан элемтә электртехникумы студентларыЮ Ак Барс – 2002 елгы яшьләр” хоккей командасы, филателистлар катнашты.
«Татарстан ике көн Олимпия утын кабул итә. Бүген РФ элемтә министры Николай Никифоров белән Казанда ут эстафетасына страт бирелде. Мин аттарстанлылар бу шатлыклы вакыйга белән котлыйм, килә елда бәхетләр, уңышлар телим!», диде Роман Шәйхетдинов.
Бу чарада катнашучылар Сочига җибәреләчәк открыткаларда Россия җыелма командасына теләкләрен язды