Россия космик агентлыгы җитәкчесе Олег Остапенконың Казанның ИТ-паркына беренче тапкыр гына килүе түгел. Алдагы визитларында ул резидентлар белән танышты, шулай ук Татарстан компанияләре һәм уку йортлары белән РФ Оборона министрлыгы хезмәттәшлеге перспективалары буенча фикер алышуда катнашты.
Кичә Остапенко Космик федераль агентлык җитәкчесе вазыйфасында беренче тапкыр бирегә сәфәр кылды һәм ИТ-паркның Казан һәм Чаллы мәйданчыгындагы проектларга игътибар бирде.
Олег Остапенко ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов һәм Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев озатуында сөйләшүләр бүлмәсенә узды, анда Россия космик агентлыгы җитәкчесенә Казан һәм Чаллы ИТ-паркы бизнес-инкубаторының кызыклы проектлары тәкъдим ителде.
Казанлылар машина йөртүчеләр өчен күп функцияле мобиль җайланма – RoadAR һәм фатирларга хәбәр бирүче “Зевс” системасын тәкъдим итте.
ИТ-паркның Чаллы мәйданчыгы сәнәгать секторы өчен программалар эшләүче “Спрут-технология” компаниясе, күз күремен төгәл бәяли торган Ecovision системасы һәм шалтырату буенча яңгыраган тавышны текстка күчерүче Eleven системасы буенча тәкъдим ителде.
О.Остапенко проект потенциалын югары бәяләде.
Аннары Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов белән Олег Остапенко алдагы очрашуларда билгеләнгән хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышты.
Остапенко Иннополис университеты үсешенең әһәмиятен ассызыклады һәм аның РФ нең башка әйдәп баручы мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итүе зарурлыгын искәртте.