Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итүенчә, 26 гыйнвардан РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы боерыгы буенча өчсанлы экстрен хезмәтләр номерларына шалтырату эшли башлады. 101, 102, 103, 104 номерлары 112 номеры белән беррәттән экстрен хезмәтләр күрсәтүче номерлар рәтендә.
Стационар номерлардан да, мобиль телефоннардан да МЧС органнарына шалтыратканда 101, полициягә -102, медицина ярдәме хезмәтләренә -103, газ хезмәтенә – 104 номерларын җыярга кирәк. Стационар номерлардан 01, 02, 03 һәм 04 номерларына шалтырату саклана.
Татарстанда экстрен хезмәтләргә Казандагы һәм Яр Чаллыдагы “Таттелеком” ААҖ элемтә операторлары абонентлары, шулай ук “МегаФон” ААҖ һәм “Вымпелком” ААҖ операторлары абонентлары шалтырата ала. Калганда элемтә операторлары өч санлы экстрен хезмәтләргә шалтыратуга әлеге елның февралендә күчәргә планлаштыра