Роман Шәйхетдинов Гайдар форумында катнаша

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры – ТР Мәгълүматаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында Doing business in Russia 2.0 пленар утырышында катнаша.

Татарстан делегациясе республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында катнаша.

Бүген форумның “татарстан глобаль дөньяда: киләчәкне булдыру” түгәрәк өстәле узды. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Абу-Дабиданы Нью-Йорк университеты профессоры Георгий Дерлугьян, Гарвард университеты Тимоти Колтон һәм башкалар катнаша.

Мәгълүмат:

Форум Мәскәүдә 15-18 гыйнварда уза. 2013 елда форумның 3 көне эчендә 38 илдән 3500 кеше, 250дән артык эксперт катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International