Иннополис Университеты робототехника буенча россиякүләм олимпиада оештыруга волонтерлар эзли. Олимпиада Казанда 20-22 июнь көннәрендә узачак.
Казан ИТ-паркында эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры Солтан Сәед Мөхәммәт әл-Мансури килде. Кунакны ИТ-парк белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбсары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов таныштырды.
1 нче июньнән Татарстанда балаларны 2014-2015 нче елларга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына туплау эше башланды. 12,5 мең бала “Электрон балалар бакчасы” системасы аша балалар бакчаларына юллама алган.
Бүген Казанда IT&Security Forum 2014 конференциясе һәм күргәзмәсе үз эшен башлады. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 600дән артык кеше катнаша. Чараны оештыручы булып ICL-КПО ВС һәм «Вычислительные системы» компаниясе.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша банк картасы ярдәмендә түләүләр башкарганда 3d-secure технологияләр куллана башларга исәпли. Әлеге фикер Татарстанда ГИБДД штрафларын, коммуналь хезмәтләр счетларын һәм башкаларны ярты хак белән түләргә тәкъдим итүче мошенниклар арту белән бәйде.
ИТ-академия үз эшен җәйге каникуллар вакытында да дәвам итәчәк. Java буенча беренче дәресләр 16 июньдә старт алачак. Теләүчеләрнең программалаштыру буенча популяр телне өйрәнү өчен гаризә бирергә вакыт бар.
Чаллы ИТ-паркы резиденты Борис Рохленко – Sconome компаниясе җитәкчесе чаллыларга бушлай Интернет тарата башлады.
Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең катнашучылар саны 100 меңгә җитте. Бәйге барышында укучылар 439 802 балл җыйган.