Балалар бакчаларына беренче туплау нәтиҗәләре билгеле булды

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

1 нче июньнән Татарстанда балаларны 2014-2015 нче елларга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыны туплау эше башланды. 5 көн эчендә “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша балалар бакчаларына юлламаны 12,5 мең бала алган.

Юлламаны көтүче балаларның әти-әниләренә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша даими рәвештә чиратның статусын тикшереп торырга кирәк. Баланың статусы “Направлен в ДОУ” (“Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелгән”) дип үзгәртелгәч, әти-әниләргә ай дәвамында үзләре сайлаган балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерик: балаларны массакүләм рәвештә мәгариф учреждениеләренә билгеләү эше өч ай, 31 нче августка кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International