әр көн саен “Халык контроле” сервисына ТР гражданнары җәмәгать транспортында булган тәртипсезлекләр, автобусларның бер-берсе белән узышуы, транспортта йөргән өчен түләү буенча килеп чыккан һәм автобусларның тиешле маршрут буенча йөрмәвенә бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Татарстан Республикасы “Халык контроле” системасы ел башыннан “Җәмәгать транспорты” категориясенә гражданнардан 511 мөрәҗәгать кабул иткән. Шуларның 385е модерация үткән. Мөрәҗәгатьләрнең 318ен инде чишелеш тапкан, ә 50 мөрәҗәгать якын арада хәл ителәчәк, 82 мөрәҗәгать исә кире кагылган.
“Халык контроле” сервисы белән кулланганда сораулар туган очракта, техник ярдәм күрсәтү буенча 8(843)5-114-115 телефоны аша, яки “Безнең белән элемтәгә керегез” элемтә бүлеге аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин