Бүген Казанда IT&Security Forum 2014 конференциясе һәм күргәзмәсе үз эшен башлады. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 600дән артык кеше катнаша. Чараны оештыручы булып ICL-КПО ВС һәм «Вычислительные системы» компаниясе.
Форумны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ICL КПО ВС генераль директоры Виктор Дьячков ачты.
Бу елны әлеге чара 8нче тапкыр үткәрелә.
Виктор Дьячков ICL КПО ВС эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сөйләде: “Без үсәбеә, узган елда яда 100 эш урыны булдырылды. X юбилей форум Иннополиста узар дип ышанабыз”.