Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры Солтан әл-Мансури Казан ИТ-паркында булды

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

 

Казан ИТ-паркында эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры Солтан Сәед Мөхәммәт әл-Мансури килде. Кунакны ИТ-парк белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбсары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов таныштырды.

Солтан Сәед Мөхәммәт әл-Мансури Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә "Kazansummit 2014"форумы катнаша.

Кунакка ИТ-парк уңышы, Иннополис проекты, Бизнес-инкубатор резитенты – RoadAR, электрон дәүләт хезмәтләр һәм электрон документәйләнеш системасы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International