Чаллы ИТ-паркы резиденты Борис Рохленко – Sconome компаниясе җитәкчесе чаллыларга бушлай Интернет тарата башлады.
Бушлай Wi-Fiга беренче нокта буе булып, су яры сайланды. Челтәргә тоташу өчен серсүз кирәкми.
Якынарада Интернет челтәре 22нче номерлы шәһәр автобусларында эшли башлаячак.
Элемәтәгә тоташкач кулланучылар автоматик рәвештә Sconome төркеменә эләгәчәк. Биредә алар компаниянең эшләре белән таныша ала. Компаниянең төп разработкасы – шәһәрдәге уңайлы ташламалар тәкъдим иткән кибетләрне күзәтү.