Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең катнашучылар саны 100 меңгә җитте. Бәйге барышында укучылар 439 802 балл җыйган.
Укучылар өлкәннәрәне ТР дәүләт хезмәтләр Порталы белән кулланырга өйрәтә. 112 меңнән артык татарстанлы Порталдагы шәхси кабинетында мәктәп укучысының “ТР электрон мәгариф” мәгълүмати системасыннан логинын саклаган.
15 марттан 25 мартка кадәр бәйгенең беренче этабы барды. Этап нәтиҗәләре буенча 153 укучы IT-чемпион булып танылды. Җиңүчеләрнең баллары алынды, ләкин алар бәйгедә катнашуны дәвам итә ала, һәм җыйган балларын истәлекле бүләкләргә алыштыра ала.
Бәйгенең икенче этабы 26 майда старда алды һәм 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«IT-чемпион» бәйгесенә һәм электрон хезмәтләрне куллануга кагылган барлык сораулар буенча гражданиннар 5-114-115 телефон номеры аша Контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Контакт-үзәк атнасы 7 көн тәүлек буе эшли.