ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша банк картасы ярдәмендә түләүләр башкарганда 3d-secure технологияләр куллана башларга исәпли. Әлеге фикер Татарстанда ГИБДД штрафларын, коммуналь хезмәтләр счетларын һәм башкаларны ярты хак белән түләргә тәкъдим итүче мошенниклар арту белән бәйле.
ТР дәүләт хезмәтләр Порталы кулланучыларын электрон хезмәтләрне ташлама белән түләү турындагы тәкъдимнәрне кире кагуларынын сорыйбыз.