ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

9 июль сәгать14.00 ИТ-паркның пресс-үзәгендә профессор Микеле Мадзукко лекциясе узачак. Лекциянең темасы: "Introduction to performance engineering and Quality of Service provisioning". Компьютер фәннәре өлкәсендәге әлеге Итальян белгече Казанга Иннополис Университеты чакыруы буенча килгән.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында  uslugi.tatarstan.ru күпфункцональ хезмәт үзәкләрендә тапшырылган гариза статусын тикшерү буенча сервис тормышка ашырылган. Статусны тикшерү гариза номеры буенча башкарыла.


1
июль, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан укучыларының “Интернетны өйрән – аның белән идарә ит!” («Изучи Интернет - управляй им!») онлайн уен буенча өченче Бөтенроссия чемпионатында катнашырга мөмкинлекләре бар.

Татарстанның өч IT-проекты, “ПРОФ-IТ” II бөтенроссия төбәк һәм муниципаль мәгълүмат проектлары конкурсында иң яхшылардип танылган. Ул – “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы, “Уңайлы медицина” мобиль диагностика комплексы һәм “Электрон балалар бакчасы” системасы.
Быел Татарстанда дәүләт хезмәтләре порталында электрон чират белән җиһазландырылган ведомстволар белгечләре белән очрашуга язылу мөмкинлеге гамәлгә куелачак. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Республика мабугат һәм массакүләм коммуникациләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре электрон хезмәтләр өлкәсендә СЕВКОНФ 2014 Россиякүләм конференциядә катнашты. Конференция 26-27 июнь көннәрендә Севастопольдә узды.


27
июнь, 2014 ел
җомга
Бүген “Казан” халыкара аэропорты территориясендә Казан логистик почта үзәге нигезенә символик таш салу тантанасы булды.

Бүген Казанда “Таттелеком” ААҖ нең 1800 МГц диапазонда эшләүче 4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү чаарасы булды. Чара "Kazan-Arena" стадионында оештырылган “Яшьләр һәм уңышлылар” фестивале кысларында узды.

Бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашындагы делегация Татарстанның Югары Ослан районында төзелеп килгән Иннополис махсус икътисади зонасында булды.

Телекоммуникация һәм информатика Идел буе дәүләт университетының Казан филиалының студентлары чыгарылды.Читтән торып уку формасы буенча 85 студент дипломны белгеч булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International