2014 елның 21-30 август көннәрендә Казанда Иннополис Университеты заманча медицина һәм биологиядә югары технологияләр куллануга багышланган 4нче җәйге мәктәбен уздырачак. Чараны оештыручы булып Мәскәү физик-техник институт һәм Иннополис Университеты тора.
Бүгенге көннән “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит-2014” хәйрия акциясе старт ала.
“ТР хезмәтләр” («Услуги РТ») мобиль кушымтасының яңартылган версиясендә “Электрон Татарстан” инфоматлары картасы ачык. Кулланучылар кесә телефоны ярдәмендәге якындагы инфомат адресы белән тизара таныша ала.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы контак-үзәгенә 2014 елның беренче яртыеллыгында 225 меңнән артык шалтырату кабул ителгән.
Татарстан Кырымга “Ачык Кырым” системасын булдыру буенча ярдәм итәргә әзер. Бу турыда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “РБК-Татарстан”га биргән интервьюсында белдерде. Татарстан белгечләренең тәҗрибәсе Кырым республикасы яңа хөкүмәт Порталына кертелде.
Татарстанның 70ләп мәктәпләрендә информатика дәресләре буенча робототехника өйрәнә башлаячаклар. Бу хакта кичә “Татар-информ” МАның “Пятница, с 13-го” тапшыруы кунагы ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru 2014 елның беренча 5 ае эчендә узган ел белән чагыштырганда ТКХ өчен түләүләр 70% арткан.