Якынча 5 мең кеше: 2 технопаркта эшләүче белгечләр, студентлар һәм университетның профессорлар-укытучылар составы – Иннополисның беренче халкы була.
Бу хакта кичә “Татар-информ” МАның “Пятница, с 13-го” тапшыруы кунагы ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.
“Россиянең өр-яңа тарихында бу - соңгы 25-30 елда төзелә торган беренче шәһәр. Әле СССРда төзелгән соңгы шәһәр булып Яр Чаллы торды. Татарстанда СССР тарихы соңында да, Россиянең яңа тарихында да беренче яңа шәһәрнең төзелүе - символик”, - дип билгеләде министр.
Спикер сүзләренчә, Иннополис шәһәре округын булдыру буенча юл картасы расланган, ул “Яндекс” карталарында барлыкка килгән инде, әлегә торак пункт исемен йөртә.
“Бу шәһәр булачак, анда күчеп килгән кешеләрне һәм яңа туган гражданнарны теркәячәкләр. 1,8 мең фатир төзеләчәк”, - дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше.
Беренче күчеп килүчеләр, беренче чиратта, IT-кампанияләрнең хезмәткәрләре – махсус икътисади зона резидентлары була, яки бу шәһәрнең чигендә урнашачак. Р.Шәйхетдинов сөйләгәнчә, хәзергә ике инвестор бар: алар МИЗга якын территориядә үзләренең офисларын – IT-компанияләрне төзиләр.
Хәзерге вакытта Россиянең 50дән артык IT-компаниясе белән аларның хезмәткәрләренең Иннополиста эшләү мөмкинлеге буенча актив эш алып барыла.
“Алар, резидент булу өчен, тиешле бизнес-планнар әзерли. Компанияләрне, эскперт советлары тарафыннан хупланмыйча, әйтергә ярамый, эскперт советлары составына министрлык һәм ведомство вәкилләре керә. Төп документ – тиешле бәяләүне уза торган бизнес-план. Мондый сайлап алу салымның төренә карап, 5-10 елга кадәр салым ташламаларын бирүне күз алдында тота. МИЗда эшләүче компанияләр барлык салымнардан диярлек азат ителәчәк, өстәлгән бәягә салымнан тыш”, - дип ышандырды министр.
Роман Шәйхетдинов шулай ук билгеләп үткәнчә, Иннополис халкына, биш елдан сатып алу мөмкинлеге белән, аренда торагы биреләчәк. “Бу әлегә иң эре аренда проекты булып тора. Безнең модельнең асылы шунда: 5 елдан торакны сатып алу мәсьәләсенә әйләнеп кайту өчен, аренда торагы мөмкинлеге бирү”, - дип ассызыклады ул.
Шул ук вакытта фатирлар тулы комплектация белән һәм Европа стандарты буенча эшләнеләчәк. Иннополиста төп объектларның төзелеше агымдагы елның декабрендә - алдагы елның башында төгәлләнә.