Татарстанның 70тән артык мәктәпләрендә информатика дәресләре кысаларында робототехника өйрәнә башлаячаклар

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның 70ләп мәктәпләрендә информатика дәресләре буенча робототехника өйрәнә башлаячаклар. Бу хакта кичә “Татар-информ” МАның “Пятница, с 13-го” тапшыруы кунагы ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.

Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру яңа уку елыннан башланачак.

Әлеге юнәлеш өстендә Мәкскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Чиләбе эшли.

Министр сүзләренчә Татарстанда робототехника белән шөгыльләнергә теләүчеләргә кирәк ме шартлар тудырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International