Казанда “Ренова” компанияләр төркеме директорлар советы рәисе югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркта булды.
Виктор Вексельбергны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ИТ-паркның эшчәнлеге, аның киләчәктәге үсеш этаплары һәм икътисади күрсәткечләр белән кунакны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов таныштырды. Виктор Вексельберг шулай ук ИТ-парк территориясендә урнашкан бизнес-инкубаторны карады, анда аңа ИТ-компанияләр белгечләре эшли торган проектларны күрсәттеләр.
Виктор Вексельбергка шулай ук “Иннополис”ның инновацион проекты турында сөйләделәр.
Искәртеп үтик: Виктор Вексельберг Казанга эшлекле очрашуга килде. Көннең беренче яртысында ул “Алабуга” МИЗ эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук Виктор Вексельбергның Казан федераль университетында булуы планлаштырыла.