Татарстан Кырымга «Ачык хөкүмәт” формалаштыру буенча ярдәм итәчәк

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Кырымга “Ачык Кырым” системасын булдыру буенча ярдәм итәргә әзер. Бу турыда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “РБК-Татарстан”га биргән интервьюсында белдерде. Татарстан белгечләренең тәҗрибәсе Кырым республикасы яңа хөкүмәт Порталына кертелде.

ТР мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Алмаз Вәлиуллин белдергәнчә, Кырымга ярдәмгә Татарстан бюджетыннан акча тотылмый.

 Әлеге вакытта Кырым Республикасының хөкүмәт Порталында (rk.gov.ru) “Хөкүмәт турында”, “Кырым Республикасы министрлар советы рәисе” кебек бүлекләр бар. Чагыштыру өчен Татарстан Республикасы хөкүмәт Порталында барлык министрлыклар, комитетлар, агентлыклар һәм ведомстволар сайтларына сылтама бар, шулай ук бик күп мәгълүми бүлекләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International