Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы контак-үзәгенә 2014 елның беренче яртыеллыгында 225 меңнән артык шалтырату кабул ителгән.
Порталда РФ Пенсия Фонды бүлеге сервислары кертелгәннән соң пенсия күләме буенча мәгълүмат алу турында мөрәҗәгатьләр күбәйгән.
Контакт-үзәк белгечләре мөрәҗәгатьләргә җавап бирүне телдән һәм язма рәвештә дә башкара. 2014 елның беренче яртыеллыгында 10 меңннән артык язма мөрәҗәгать килгән.
Контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәр өчен 5114-115 телефон номерын җыярга кирәк. Шулай ук, социаль челтәр Twitter (аккаунт @eTatarstan); электрон почта uslugi@tatar.ru; Порталның элемтә формасы https://uslugi.tatarstan.ru/feedback/form аша мөрәҗәгать итеп була.