ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2014 ел
җомга
 Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында дәүләт хезмәте вазыйфаларына вакант урыннарга конкурс тәмамлана.

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Ульян шәһәрендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зәрипов Ачык Хөкүмәт буенча РФ субъектлары семинарында катнашты. Семинарны РФ Министры Михаил Абызов җитәкләде.

Бүген Казан ИТ-паркына Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районы делегациясе килде. Делегацияне Синьцзян-Уйгур автоном районының Халык хөкүмәте Рәисе Ши Даган җитәкли.

27 июнь  “Казан” халыкара аэропорты территориясендә Казан логистик почта үзәге ачылачак.

27 июнь «Таттелеком» ААҖ  тарафыннан LTE челтәрен ачу тантанасы узачак. Чарада РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифров, ТР Премьер-министры урынбасары Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашачак.


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасына танышу визитына «София Антиполис» (Sophia Antipolis Science Park, Франция) технопаркына нигез салучы Пьер Лаффитны һәм «София Антиполис» фонды президентын Доминик Фашны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакырды. 

Татарстанда халыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очраклар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүматлар җыя торган “Халык инспекторы” системасы булдырыла. Бүген бу проект ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковка тәкъдир ителде.
Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгында министрның беренче урынбасары Юрий Багров Татарстан мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән очрашты. 

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Ниццада Innovativecity 2014 конференциясендә Иннополис шәһрен тәкъдим итте.

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында  uslugi.tatarstan.ru РФ Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең яңа сервислары хезмәт күрсәтә башлады. Хәзер электрон рәвештә пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр турында мәгълүмат алырга, хезмәт стажын тикшерергә, шулай ук ана капиталының күләмен белергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International