Роман Шәйхетдинов Ниццада «Инновацион шәһәр» конференциясе кысаларында Иннополис шәһәрен тәкъдим итте

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Ниццада Innovativecity 2014 конференциясендә Иннополис шәһрен тәкъдим итте.

 

Әйләнә-тирә мохитне, тарихи ядкәрләрне һәм мәдәни мирасны саклау, фәнгә нигезләнгән технологияләрне актив куллану – барлык бу мәсьәләләр, Россиянең алга киткән икътисадый төбәкләренең берсе буларак, Татарстан өчен дә бик мөһим.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ниццада (Франция) уздырылган «Инновацион шәһәр» (Innovativecity 2014) халыкара конференциясе ачылышында хәбәр итте. Әлеге конференция өченче мәртәбә уздырыла һәм төрле илләрдән килгән экспертларның игътибарын җәлеп итә.

Рөстәм Миңнеханов Ницца җитәкчелегенә шушы чарада катнашырга чакырган өчен рәхмәт әйтте, конференция кысаларында алынган белемнәр һәм яңа багланышлар Татарстанда гамәлгә ашырыла торган инновацион проектларның киләчәк үсешенә ярдәм итәр дигән өмет белдерде.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, илләр арасындагы хезмәттәшлек бүген төбәкара дәрәҗәдә дә хезмәттәшлекне активлаштыра. Аның сүзләренчә, нәкъ менә төбәкара элемтәләр һәм территорияләрне бергәләшеп үстерү хәзерге заманда аеруча зур әһәмияткә ия.

Татарстан Россия төбәкләре арасында икътисадый күрсәткечләре буенча бишенче урында тора,  республика территориясендә күп кенә федераль программалар гамәлгә ашырыла, диде аннары Рөстәм Миңнеханов. Казанда уздырылган 2013 елгы җәйге Универсиада бөтендөнья җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты. Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән заманча инфраструктура сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итте, дип билгеләде Татарстан Президенты. Моннан тыш, Казанда футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты матчлары да узачак. Татарстанның киләчәк планнарында «Мәскәү – Казан» югары тизлекле тимер юл магистрален төзү проектында катнашу һәм башка инвестицион проектларны гамәлгә ашыру кебек зур эшләр бар. Болар бар да – төбәкнең икътисадый үсеше өчен яхшы драйверлар, диде ул.

Шуның белән бергә Татарстан өчен өстенлекле юнәлешләр – әйләнә-тирә мохитне саклау, экология мәсьәләләре, тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калу һәм торгызу, заманча экосистемалар булдыру, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул искәртеп үткәнчә, шушы көннәрдә генә Татарстан территориясендә урнашкан борынгы Болгар шәһәре ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Татарстанда шулай ук борынгы Свияжск  утрау-шәһәре дә торгызылды, Казанның тарихи йөзен һәм архитектура ядкәрләрен торгызу буенча күп эш алып барылды.

Татарстан илне инновацион үстерү лидеры булырга омтыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия инновацион төбәкләре ассоциациясен (РИРА) җитәкләве турында әйтте, аңа федерациянең 14 субъекты керә, диде.

Республикада бизнес алып бару өчен заманча инфраструктура булдырылган, бу – индустриаль мәйданчыклар, бизнес-инкубаторлар һәм технопарклар. Федераль ярдәм алган ике эре проект - «Иннополис» инновацион проекты һәм «акыллы шәһәр» - «Смарт сити Казан» проекты аеруча зур роль уйный, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Иннополис» - югары технологик шәһәр, анда 155 меңләп кеше яшәячәк, ул Россиядә алдынгы ИТ-шәһәр булачак. Бу проектларда без иң алдынгы технологияләрне тупларга җыенабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, француз компанияләре әлеге проектлар белән кызыксынган инде.

Болардан тыш, Ниццада бүген гамәлгә ашырыла торган “акыллы шәһәр” масштаблы проектының Татарстан Республикасы проектлары белән уртаклыгы күп, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без Франциядәге хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсен өйрәнергә әзер.

Ницца барыбызга да анда яшәүче кешеләр һәм кунаклар ихтыяҗларына туры килә торган хәзерге заман шәһәре нинди булырга тиешлеген күрсәтә, диде Татарстан Президенты һәм халыкара форумда катнашучыларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International