Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында uslugi.tatarstan.ru РФ Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең яңа сервислары хезмәт күрсәтә башлады. Хәзер электрон рәвештә пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр турында мәгълүмат алырга, хезмәт стажын тикшерергә, шулай ук ана капиталының күләмен белергә мөмкин.
Яңа хезмәтләр ярдәмендә, зарарлы хезмәт шартларында эшләүне исәпкә алу, эшкә кабул ителү һәм эштән азат ителү көне буенча хаталарны, шулай ук башка хаталар турында мәгълүмат табарга мөмкин.
Сервис хезмәтләреннән файдалану өчен, РФ Пенсия фонды ТР буенча бүлегенә электрон рәвештә шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм тапшыру турында рөхсәт бирү турындагы гариза тапшыру һәм пароль алу зарур.
Сервистан куллану өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында “Пенсия фонды хезмәтләре” бүлегенә керергә кирәк.
Сервис эше буенча 5114-115 телефоны аша ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр элемтә үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элемтә үзәге атнага 7 көн тәүлек буе эшли. Квалификацияле белгечләр гражданнарга электрон хезмәтләр алу мәсьәләләре буенча консультация бирергә һәрвакыт әзер.