Рөстәм Миңнеханов Европада беренчеләрдән оештырылган технопаркларның берсе Sophia Antipolis Science Park эшчәнлеге белән танышты

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасына танышу визитына «София Антиполис» (Sophia Antipolis Science Park, Франция) технопаркына нигез салучы Пьер Лаффитны һәм «София Антиполис» фонды президентын Доминик Фашны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакырды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Ницца шәһәрендә урнашкан «София Антиполис» технопаркында булдылар.

 

1970 нче елларда оештырылган «София Антиполис» технопаркы Европада беренче булды, аның мәйданы 3 мең гектоар тәшкил итә, территорянең яртысыннан артыгы яшел зона өчен калдырылган. Территориядә гольф өчен биш кыр бар. Биредә 2 млн. Кв. Метр торак һәм коммерциячел мәйданнар төзелгән, 32 мең хезмәт урыны булдырылган. 1500 дән артык компания эшен алып бара –кече һәм урта бизнес, эре сәнәгать вәкилләре. Бүгенге көнгә «София Антиполис» - дөньяда иң мәшһүр технопаркларның берсе, чит илләрдә шундый ук проектларны гамәлгә ашыруның үрнәге ул.

«София Антиполис» технопаркына нигез салучы Пьер Лаффит әфәнде билгеләгәнчә, Татарстан белән Франция регионнары арасында хезмәттәшлек - бик әһәмиятле юнәлеш. Ул Татарстан икътисадының потенциалы хөрмәткә лаеклы булганын һәм нәтиҗәле эш алып баруның үрнәге икәнен ассызыклады.

Технопарк эшчәнлеге турында «София Антиполис» фондыппрезиденты Доминик Фаш хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 2013 елда “Иннополис Сити” һәм «София Антиполис» фонды арасында Меморандум имзаланган.

Татарстан Президенты, үз чиратында, хәбәр иткәнчә, әлеге атаклы технопарка килү күптән планлаштырылган булган. Безгә “Иннополис” инновацион проектын гамәлгә ашыруда партнерлар кирәк, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, сезнең тәҗрибәне, эшчәнлекне өйрәнү бик мөһим, бигрәк тә «София Антиполис» кебек көчле технопрак тәҗрибәсен. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, ышанычлы парнерларсыз, җитди мәгариф һәм фәнни өлешсез алга таба бару мөмкин түгел.

Eurecom (югары иженер мәктәбе һәм тикшеренү үзәге) турныда Ульрих Фингер сөйләде. Ул белем бирү структурасы турында, дипломнар бирү һәм «София Антиполис» территорясендә мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек турында хәбәр итте.

“Иннополис” инновацион шәһәр иярчене һәм “Иннополис” МИЗ турында аның генераль директоры Игорь Носов чыгыш ясады.

 Шуннан Eurecom институты һәм «Иннополис» (Татарстан) университеты арасында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды.

 Доминик Фаш Рөстәм Миңнехановка Sophia Antipolis Science Park буенча танышу сәфәре уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International