Роман Шәйхетдинов Кытай делегацияне казан ИТ-паркы һәм Иннополис турында сөйләде

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казан ИТ-паркына Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районы делегациясе килде. Делегацияне Синьцзян-Уйгур автоном районының Халык хөкүмәте Рәисе Ши Даган җитәкли.

Делегациянең ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов озатып йөрде.

Казан ИТ-паркында кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

Кунакларны ИТ-парк тарихы, Бизнес-инкубатор резидентлары, электрон хезмәтләр системасы, Иннополис шәһәрчеге белән таныштырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International