Россиядә беренче LTE челтәрен эшләтеп җибәрелде

2014 елның 27 июне, җомга

Бүген Казанда “Таттелеком” ААҖ нең 1800 МГц диапазонда эшләүче 4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү чаарасы булды. Чара "Kazan-Arena" стадионында оештырылган “Яшьләр һәм уңышлылар” фестивале кысларында узды.

4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү чарасында бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

“Казанның иң заманча технологияләр символы булуы белән бәхетлемен, - дип билгеләп үтте федераль министр Николай Никифоров. – 2010 елда биредә Россиядә беренче тапкыр 4 нче буын элемтәсе пәйда булды. Бүген, 2014 елда 4 нче буынның яңа элемтәсен эшләтеп җибәрү мөһим. Минем өчен Казаның янә Россиядә беренче булуы әһәмиятле”.

Аның сүзләренә караганда, челтәрне эшләтеп җибәрү, Казан һәм Татарстанда яшәүчеләр өчен телефон, смартфон һәм планшетларда мобиль Интернет дигән сүз.

4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү әһәмиятле һәм уникаль вакыйга, дип белдерде республика Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков. “4 нче буын элемтәсе Татарстанның күпчелек шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә пәйда булачак. Анда яшәүчеләр республиканың эре шәһәрләрендәге кебек сыйфатлы элемтә алу мөмкинлегенә ия булды” , - дип ассызыклады Илдар Халиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International