Казанда логистик почта үзәге төзелеше башланды

2014 елның 27 июне, җомга

Бүген “Казан” халыкара аэропорты территориясендә Казан логистик почта үзәге нигезенә символик таш салу тантанасы булды.
Тантанада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Россия почтасы” генераль директоры Дмитрий Страшнов катнашты.

“Россия почтасы” Казанны үзәкнең төзелеше өчен Идел буе федераль округының иң зур транспорт төене буларак сайлады. Монда һәр көнне 1 млн. нан артык Россия эчендәге һәм халыкара почта аша җибәрелгән хәбәрләр, шулай ук чит ил интернет кибетләре посылкалары эшкәртелә.
 

Николай Никифоров билгеләвенчә, логистик почта үзәкләрен булдыру – “Россия почтасы” үсешенең яңа стратегия өлеше, аның кысаларында бөтен ил буенча почта аша җибәрелгән хәбәрләрне җиткерүнең логистик схемасы эшләнә.

“Бу катлаулы фәнни эш булды. Казанның шундый зур җиде үзәкнең берсе булуын горурлык белән хәбәр итәм. Казаннан тыш бу Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Новосибирск, Хабаровск. Бу илнең логистик нигезен формалаштыручы иң зур үзәкләр",- дип белдерде министр.

Илдар Халиков РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына һәм “Россия почтасы”на бу үзәкне урнаштыру урыны итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде.
“Без ышанычны акларбыз һәм объект вакытына төзелеп бетсен өчен барысын да эшләрбез”,- диде ул.

Аннан соң, тантанада катнашучылар булачак логистик почта үзәге нигезенә таш салдылар.
Казан логистик почта үзәген файдалануга тапшыру 2015 елның III кварталына планлаштырыла.
 
Бу үзәккә планлаштырылган инвестициянең гомуми күләме 2,4 млрд. сум тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру 800 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, һәм шулай ук “Казан” халыкара аэропорты үсешенә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International